Китапханәдә – ком анимациясе! (6+)

14 нче санлы балалар китапханәсендә мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәме белән  «Китапны җанландыр»: китапханәдә скрайбинг» гранты проектын тормышка ашыру кысаларында  проект командасы һәм катнашучы балалар өчен комда рәсем ясау буенча мастер-класслар циклы үтте. Мастер-классны ком анимациясе буенча талантлы укытучы-рәссам Алинә Хәйруллина уздырды. 

Мастер-классы
МК скрайбинг1
МК скрайбинг3 (2)
МК скрайбинг2
МК скрайбинг3 (3)
МК скрайбинг3
МК скрайбинг10
МК скрайбинг5
МК скрайбинг4
МК скрайбинг14
МК скрайбинг6
МК скрайбинг7

Ком белән рәсем ясау — уен аша балаларны укуга җәлеп итүнең менә дигән ысулы. Шулай ук комда рәсем ясау кече моториканы үстерә, курку һәм борчуларны җиңәргә, укудан соң киеренкелекне бетерергә ярдәм итә.

Алинә Хәйруллина комда рәсем ясау буенча серләре белән уртаклашты. Ком белән ясауның төрле техникалары: бармак белән ясау, йодрык белән ясау, сибеп ясау һ.б. белән таныштырды. Шаккаткыч – гади генә ясалган йөз сурәтен бер кул хәрәкәте белән теләсә кайсы хайван рәсеменә әверелдерергә мөмкин. 

МК скрайбинг8
МК скрайбинг15
МК скрайбинг9
МК скрайбинг11
МК скрайбинг12
МК скрайбинг19
МК скрайбинг13
МК скрайбинг16
МК скрайбинг17
МК скрайбинг18

Проект командасы һәм балалар комда кеше рәсемен, агачлар, чәчәкләр, таулар һ.б. ны ясарга өйрәнде. Көтелмәгән биремнәрне үтәп, һәркем үзенең фантазиясен күрсәтә алды. Укытучы ярдәмендә махсус яктыртылган өстәлләрдә гадәти булмаган, серле рәсемнәр барлыкка килде. 

Шулай ук волонтерлар балаларны комда ясалган рәсемнәренең фотоларыннан алга таба видеороликлар әзерләү өчен телефон кушымталары һәм компьютер программалары белән таныштырды. Мастер-классларда катнашучылар үз куллары белән фотолардан видеоязма ясауның бик кызыклы һәм мавыктыргыч эш икәнен белде. 

Ком белән рәсем ясау хис-кичерешләрне, кәефне чагылдырырга мөмкинлек бирүче мавыктыргыч шөгыль булып чыкты. Бармаклар белән комга кагылуга ниндидер бер тылсым барлыкка килә. 

Яхшы кәеф булдырган гаҗәеп ком дөньясына мавыктыргыч сәяхәт уздырган өчен остаз Алинә Хәйруллинага рәхмәт белдерәбез! Яңадан-яңа очрашуларда көтеп калабыз сезне!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: